Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Рифкать Миңнеханов Лениногорскида булып китте

Бүген Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Лениногорск халкын кабул итте. Баштан ул 32 нче балалар бакчасында булып, тәрбиячеләрнең балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү эшен оештыруы белән танышты. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Мәхмүтов һәм башка рәсми кунаклар катнашты. Рифкать...

Бүген Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Лениногорск халкын кабул итте.


Баштан ул 32 нче балалар бакчасында булып, тәрбиячеләрнең балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү эшен оештыруы белән танышты. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Мәхмүтов һәм башка рәсми кунаклар катнашты. Рифкать Нургалиевич бәләкәчләр белән якыннан танышты һәм балалар бакчасы мөдире Т.Тимаковага юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча махсус автокласс алу өчен сертификат тапшырды.
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә аны алдан язылып куючылар көтеп тора иде. Бер сәгать ярым эчендә 7 гражданны кабул итте. Сорауларның кайберләренә шунда ук җавап бирде һәм калганнарын хәл итәргә вәгъдә итте. Рифкать Нургалиевич фикеренчә, Арча, Баулы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләрендә гражданнарның мөрәҗәгать итүләре кимеми. Интернет челтәрендә сорау бирү мөмкинлеге булса да, халыкның күбесе шәхсән үзе янына килеп, сорауга тулырак җавап аласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гражданнар