Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Санаган өчен медаль

2010 елда халык санын алуда актив катнашканнарны бүләкләү тантанасы Мәгариф идарәсендә үтте. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашты. Татарстанда 3 млрд. 786 млн. 4 мең кеше яши. Безнең районда - 86 мең 827. Шуларның - 64 мең 127се шәһәрдә, 22 мең 700е - район халкы. Халык саны буенча, Татарстан Россиядә...

2010 елда халык санын алуда актив катнашканнарны бүләкләү тантанасы Мәгариф идарәсендә үтте. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.

Татарстанда 3 млрд. 786 млн. 4 мең кеше яши. Безнең районда - 86 мең 827. Шуларның - 64 мең 127се шәһәрдә, 22 мең 700е - район халкы. Халык саны буенча, Татарстан Россиядә сигезенче урында тора.
Халык санын исәпкә алу эшендә шәһәр һәм районда 388 кеше катнашкан. Араларында пенсионерлар да, актив яшьләр дә, шәһәр һәм район оешма-предприятие эшчеләре, җитәкчеләр һәм башкалар бар.
Статистика бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Павлова халык саны алуның илкүләм мөһим вакыйга булуын әйтеп үтте. Анда катнашкан һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренә Рәгать Галиәкъзамович та кушылды.
- Сезнең ярдәмегез, намуслы эшегез һәм көчегез белән халык санын алдык. Безнең шәһәр һәм районда әлеге эш аеруча уңышлы узды. Намуслы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, - диде ул.
Бу көнне Рәгать Хөсәенов "Халык санын алуда һәм аеруча актив катнашучыларга күрсәткән хезмәтләре өчен" медален тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль