Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Спорт – районның өстенлеге

Мәдәният сараенда "Лениногорск муниципаль районында сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм физик тәрбиянең торышы, проблемалары, үсеш перспективалары" дигән темага конференция узды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев катнашты. Конференцияне спорт мәктәпләре укучылары парады ачып җибәрде. Алар гимнастика, бокс, акробатика һәм аэробика, көрәш, каратэ, хоккей, чаңгы,...

Мәдәният сараенда "Лениногорск муниципаль районында сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм физик тәрбиянең торышы, проблемалары, үсеш перспективалары" дигән темага конференция узды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев катнашты.


Конференцияне спорт мәктәпләре укучылары парады ачып җибәрде. Алар гимнастика, бокс, акробатика һәм аэробика, көрәш, каратэ, хоккей, чаңгы, волейбол, картинг кебек спорт төрләрен сәхнәләштерде. Сәхнә түрендә уңышларны чагылдырган презентация күрсәтелсә, Мәдәният сараеның икенче катында спорт мәктәбенең уңышлары - медаль-кубоклардан күргәзмә оештырылган иде.

Төп доклад белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Шакиров чыгыш ясады.

- Спорт - кеше тормышында гаять әһәмиятле роль уйный. Бүгенге көндә районның өстенлеге - сәламәт яшәү рәвеше алып баруда.

Шәһәрдә барлыгы 242 спорт объекты бар. Шуның 61е - спорт заллары, 2се - бассейн, җиңел атлетика манежы, Боз сарае, "Яшьлек" стадионы, чаңгы трамплины комплексы, чаңгы-роллер трассасы. Спорт белән ныклап шөгыльләнү өчен 5 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли. Анда 14ләп спорт төре буенча хезмәт күрсәтелә. Аңа 2 мең 600 кеше йөри. Бу - 7-14 яшьтәге балаларның 31 проценты спорт белән шөгыльләнә дигән сүз.

Спорт безнең районда - сәламәт яшәү рәвешен генә пропагандалап калмый, ә югары нәтиҗәләрне, шәһәрнең уңышын күрсәтүче дә булып тора, -диде Ленар Рөстәмович.

Докладтан аңлашылганча, быел 3 Россия спорт мастеры, 13 - спорт мастерына кандидат һәм 19 - беренче разрядлы спортчы әзерләнгән. Спорт мәктәбе чыгарылыш укучыларының икесенә Халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелгән.

Шәһәребездә футбол буенча оештырылган Федерация уңышлы гына эшләп килә. Аның төп бурычы - шәһәр һәм районда футбол ярышын популярлаштыру. Һәр елны футбол, мини-футбол буенча ярышлар, чемпионат, шәһәр беренчелеге үткәрелә.

Студент спорты - яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы элемент булып тора. Үз уку йорты данын яклап студентлар призлы урыннар яулыйлар. Студентлардан кала, спортны төрле оешма-предприятие яшьләре дә үз итә. Җитәкчеләр яшь хезмәтчәннәр арасында чаңгы, шахмат, йөгерү, футбол, волейбол ярышлары һәрдаим үткәреп килә.

Быелны Спартакиадада барлыгы 25 оешма-предприятиеләрдән 6 меңләп кеше катнашкан. "Лыжня России", "Кросс Наций", традицион рәвештә үткәрелүче беренче май эстафетасы кебек ярышта бик теләп катнаша предприятие яшьләре.

Моннан тыш, пенсионерлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка, шахмат кебек бәйгеләр югары дәрәҗәдә үткәрелә. Хәтта инвалидлар республика күләмендәге ярышларда да көч сынаша.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда "Логос" балалар һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре күп көч куя. Алар ел саен 65 тән артык төрле профилактик чаралар уздыра. Аларда 13 меңнән артык кеше катнаша.

Бу өлкә буенча проблемалар да юк түгел. Трамплиннар яңартылуга мохтаҗ, спорт объектларына белгечләр җитми, чыгыш ясаучылар яңа спорт объекты ачу тәкъдиме белән чыктылар.

Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Бариев, үз чиратында, тәбрикләү сүзләрен җиткереп, үзенең сайлау алды программасы белән таныштырды.

Конференциянең төп өлеше әнә шулай тәмамланып, бәйрәмнең икенче өлешендә спорт мәктәбе директорлары, тренерлар, әйдәп баручы белгечләр, физик тәрбия укытучыларын мактаулы билгеләр, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында юбилярлар да бар иде. Болар - ветеран - Геннадий Обухов (80 яшь) һәм "Олимпия резервы" спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук (50 яшь). Шәһәр мэры аларга Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X