Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Татарстан торак тапшыру буенча Россиядә 3 урынны били

Бүгенге көндә республикада 2 млн. 2 мең кв.м торак тапшырылган яки еллык бурычның 80,8 проценты үтәлгән. Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны били. Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган...

Бүгенге көндә республикада 2 млн. 2 мең кв.м торак тапшырылган яки еллык бурычның 80,8 проценты үтәлгән.
Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны били. Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Россия буенча Росстат агымдагы елның 10 ае өчен ясаган нәтиҗәләрне белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүгенге көндә республикада 2 млн. 2 мең кв.м торак тапшырылган яки еллык бурычның 80,8 проценты. 20 муниципаль берәмлек (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевски, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән районнары) торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән.
17 муниципаль берәмлектә еллык план 80 проценттан артык итеп үтәлгән. "Калган чорда тагын 477,4 мең кв. метр торакны файдалануга тапшыру зарур", - дип билгеләп үтте Ф.Хәнифов.
Ел ахырына кадәр социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 209,2 мең кв. метрлы 3553 фатирга исәпләнгән 33 торак йортны тапшыру планлаштырыла.
Республикада Бөек Ватан сугышының 640 ветераны өчен 73 йорт төзелеше дәвам итә. 51 объект әзер диярлек, 18 объект уртача әзерлектә, 4 объект түбән дәрәҗәдә әзерлектә. Ел ахырына кадәр 519 ветеран өчен гомуми мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 2 мең 92 фатирлы 60 торак йорт төзелешен тәмамлау һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Аз катлы йортлар һәм шәхси торак төзелеше өлкәсендә республика 543 объектның 370е югары дәрәҗәдә әзерлек стадиясендә.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы проблемалы торак йортларның мониторингын эшләүне дәвам итә. Шулай итеп, Казан буенча төзелә торган 14 объектның 4 сендә төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган.
2013 елда торак тапшыру программасы 2 млн. 398 мең кв.метр күләмендә формалаштырылган.
2012 елның авария хәлендәге торак йортларны бетерү программасына килгәндә, 29 ноябрьдә Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы тәкъдим иткән 558 млн. сумлык килешү каралган һәм хупланган.
Якын арада республикага чираттагы транш киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кићђшмђ

2
X