Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ял итәргә дә өлгерәләр

Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Аның чираттагысы Шашин урамы, 4 нче йорт ишегалдында үтте. Бәйрәмне 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән "Идал" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Флюра Хабатуллина һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле бүлек вәкилләре килгән иде....

Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Аның чираттагысы Шашин урамы, 4 нче йорт ишегалдында үтте. Бәйрәмне 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән "Идал" җәмгыяте оештырды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова, 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Флюра Хабатуллина һәм халыкка хезмәт күрсәтүче төрле бүлек вәкилләре килгән иде.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов халыкны бәйрәм белән котлап кына калмады, ә шәһәр һәм районда башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында да сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, шәһәребездә социаль-икътисади хәл тотрыклы булып кала бирә.
-Эшсезлек мәсьәләсенә килгәндә, эшсезләр байтак булса да, эш юк түгел. Киресенчә, эш урыны күп - эшләүче юк. Хәзерге яшьләр арасында эш хакы аз күләмдә түләнә, дип тә эшкә килмәүчеләр җитәрлек. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылсак, яңа комбайннар кайтарылган иде, урып-җыю эшләре тәмамлану ягында. Әле башкарыласы эшләр байтак булса да, барысына да өлгерергә, эшләп бетерергә тырышабыз. Мөмкинлектән файдаланып, депутатларга, предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә булышлык иткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм,- диде ул.
Чыгышын тәмамлагач, әлеге микрорайон активисты Михаил Пимошинга Мактау грамотасы белән истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәмне дәвам итеп, халыкка котлау сүзләрен Флюра Хабатуллина җиткерде. Ә менә сәхнәгә участковый Александр Головач күтәрелү белән халык тын калды. Аның әйткән сүзләрен игътибарга алып, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашып, аларны хәл итүен сорады. А.Головач, үз чиратында, аның карамагында булган территориядәге тынычлык өчен, кулдан килгәннең барысын да булдырырга вәгъдә итте.
Бер ишегалды бәйрәме дә җыр-биюдән башка үтми. Бу көнне дә халыкка күтәренке кәеф өстәп, үзенең моңлы җырлары белән Илдус Камалов, Лилия Ермолаева, Кристина Павлова, Александра Филиппова һәм башкалар җырлады. "Астра" хореография төркеме төрледән-төрле костюмнар киеп, үзенчәлекле биюләр башкарды. Кечкенә нәниләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар оештырылды.
Бәйрәм барышында халык белән бергә шәһәр тормышында актив эш алып барган төрле өлкәдәге хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кайсы гына ишегалдыннан үтмә, клумбалар чәчәккә күмелгән. Йорт ишегалларының матурлыгына карап, төрле конкурслар үткәрелеп тора. Шашин урамы, 4 нче йорт ишегалдын күркәм итеп тоткан өчен "Синең ишегалды матурлыгы: иң яхшы түрбакча" номинациясендә җиңү яулаган Әлфия Гайнетдинова белән Людмила Голубкинага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ишегалды бәйрәме ахырына якынлашкач, барысы да күтәренке кәеф белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бђйрђме

2
X