Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Әйләнә дә әйләнә карусель

Урман паркы территориясендә төзекләндерү эшләре күптәннән бара. Киләчәктә дә дәвам итәчәк әле. Биредә быел яңа төрле аттракционнар урнаштырдылар. 30 августта шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов катнашында әлеге карусельләр эшләтеп җибәрелде. Балалар анда әйләнеп рәхәтләнде дә соң! Беренчедән, мондый карусель шәһәрдә күптәннән...

Урман паркы территориясендә төзекләндерү эшләре күптәннән бара. Киләчәктә дә дәвам итәчәк әле. Биредә быел яңа төрле аттракционнар урнаштырдылар. 30 августта шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов катнашында әлеге карусельләр эшләтеп җибәрелде.


Балалар анда әйләнеп рәхәтләнде дә соң! Беренчедән, мондый карусель шәһәрдә күптәннән булмады, шунлыктан шатлыклы уй-хисләр кичереп, куануларының иге-чиге юк иде. Икенчедән, бу көнне бушка әйләнде бит алар. Җитәкчелек бәйрәм көнне балаларга зур бүләк ясады.
Аттракционнарның "Чылбыр" дигәне урта яшьтәге балалар өчен куелган булса, "Светофор" паровозы һәм "Әкият" каруселе нәниләргә яраклаштырып ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карусель

2
X