Лениногорск хуҗабикәләренә: Бакча җиләгеннән кайнатма
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Лениногорск хуҗабикәләренә: Бакча җиләгеннән кайнатма

Җәйнең иң тәмле һәм көттереп килә торган вакыты җитте - урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Сезгә бакча җиләгенннән кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк: 1 кг җиләккә - 1,2-1,5 кг шикәр комы, 1-2 г лимон кислотасы.

Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне чистартып юарга һәм шикәр комы белән аралаштырып элпәле савытка салырга. Шул килеш 8-10 сәгать тотарга. Аннан җиләкләрне ширбәтеннән аерырга. Ширбәтне кайнатып чыгарырга һәм плитәдән алып, аңа җиләкләрне салырга, берничә сәгать шулай тотарга. Аннан катнашманы кайнатып чыгарырга һәм уттан алып 15-20 минут тотарга һәм тагын утка куярга. Шул тәртиптә кайнатма әзер булганчы кабатларга кирәк. Кайнатып бетерер алдыннан лимон кислотасы өстәргә. Кайнату вакыты 35-40 минуттан артмаска тиеш. Әзер кайнатманы пыяла савытларга тутырырга һәм капкачын ябып, өстенә калын юрган капларга. Лимон кислотасын лимон кисәкләре белән дә алыштырырга була. Тик лимонның орлыкларын алырга гына онытмагыз.

http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/bakcha-ilgennn-kaynatma


Нет комментариев