Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә игътибар артуын әйтте
Президент сүзләренчә, әлеге төр эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, бер елга 1 млрд сум акча бүленгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече һәм урта эшмәкәрләренә игътибар күрсәтелүен әйтте. Бу хакта ул бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узучы, ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының X киңәйтелгән утырышында, катнашучыларны сәламләү - кереш сүзе вакытында сөйләде.
"Кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, узган ел бюджеттан 1 млрд сум акча бүленде. Моннан тыш, төрле микрозайм, субсидия, лизинг, грант программалары эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек Советының X киңәйтелгән утырышында республиканың төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, 250 эшмәкәр катнаша.
Утырышны "Түбәтәй" беренче татарча тиз туклану челтәрен оештыручы Солтан Сафин алып бара.
Фото: архив/Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175528/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев