Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 апрель көнендә Таһир Шәмсуаровтан шаян шигырь

Алдау көнендә


Әй, күрше, чык әле тизрәк,
Нишләп йоклап ятасың?!
Кемнәрдер төртеп аударган
Гәбдеринең капкасын!

Дөм караңгы, урлаганнар
Апрельнең якты аен.
Кичә кызга кар ыргыткан
Синең усал малаең!

Минем сыман турысын әйт,
Бары дөресен сөйлә.
Биш мең тәңкә алган идең
Бүген үк шуны түлә!

Түбән очның Минисасы
Сөйгән ярын ташлаган.
Югары оч Барый белән
Имеш йөри башлаган!

Теге ватылган тегермән
Имеш бүген тарта ди.
Иртәгәдән нәкъ мең сумга
Пенсияләр арта ди.

Юк –барны сөйлисең диеп,
Гаепләмә син менә.
Елына бер алдаштырам
Мин дә алдау көнендә!..

Таһир Шәмсуаров

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 апрель