1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак
ЯҢАЛЫКЛАР

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак

Татарстанда индексация 800 меңгә якын пенсионерга кагылачак

Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның пенсиясе артачак. 1 гыйнвардан уртача иминият пенсиясе 1000 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

"Пенсия яшен арттыру белән бәйле рәвештә, РФ хөкүмәтендә 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең күләмен 1000 сумга арттыру карары кабул ителде. Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Иминият пенсиясен якындагы алты елга 1,0705 процентка арттыру гарантияләнә", - диде ул. 

Елена Полякова әйтүенчә, эшләүче пенсионерларның индексациясе 1 августтан, ә социаль пенсия алучы пенсионерларның 1 апрельдән узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/10/176759/


Нет комментариев