Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы 8,8 мең сумга җитәчәк

1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы минималь яшәү дәрәҗәсенә җитәчәк һәм 8848 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова сөйләде. "Без эш бирүче оешмалар белән, шул исәптән Хөкүмәт дәрәҗәсендә, минималь хезмәт хакын арттыру һәм аны хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә чыгару буенча...

1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы минималь яшәү дәрәҗәсенә җитәчәк һәм 8848 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова сөйләде.

"Без эш бирүче оешмалар белән, шул исәптән Хөкүмәт дәрәҗәсендә, минималь хезмәт хакын арттыру һәм аны хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә чыгару буенча 1 июльдән яңа килешүгә кул куюны хәл иттек. 1 июльдән, хезмәт хакы реаль икътисад секторлары өчен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы белән тигезләшеп - 8,8 мең сумны тәшкил итәчәк, - дип белдерде Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе.

Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округында икенче урында тора, беренче урында - Пермь. Узган биш елда республика бу рейтингта лидерлык позициясен алып тора иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев