Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

1 сентябрьдән мәктәпләрдә уку форматы ничек булыр?

Россия Президенты Владимир Путин  туры эфир вакытында мәктәпләрдә 1 сентябрьдән дистанцион укыту кертелү-кертелмәве турында сорауга аңлатма бирде.

 

Владимир Путин яңа уку елындагы белем алу форматы турында әлегә төгәл карар булмавын әйтте. Шулай да башлангыч сыйныфлар гадәти режимда укый алачак.

Мәскәү мәктәбе укучысы Саша Максимов Президентка сорау бирде. «Ике айдан яңа уку елы башлана. Әйтегез әле, без аны кайда каршы алачакбыз: парта артындамы, әллә өйдәме?» — диде ул

Дәүләт башлыгы бүген бу сорауга төгәл җавап булмавын әйтте. Бу — илдә коронавирус белән бәйле вазгыятенә бәйле.

«Башлангыч сыйныфлар мәктәпкә йөрер. Хәлләр бик катлаулы булган очракта да, бу сыйныфлар ябылмады. Уку процессы аларда гадәти режимда оештырылачак», — дип җавап бирде аңа Владимир Путин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/30-06-2021/vladimir-putin-1-sentyabrd-n-m-kt-pl-rd-uku-formaty-turynda-s-yl-de-5828643

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев