"15 яшьлек егет белән чыгып киткән иде"
Башкортстанның Иглин районында икенче көн инде 11 яшьлек кызны эзлиләр. Ул 3 июльдә 15 яшьлек үсмер белән өеннән чыгып киткән булган. Алар бер мәктәптә укыганнар. (Матбугат" сайты)
"Кыз мәктәптә бергә укыган үзенең дустына шалтыраткан. Аннары урамга чыгып киткән. Шул вакыттан бирле балаларның кайда икәне билгеле түгел", дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.
Кызның югалуына бәйле җинаять эше ачылган. Иглинга тикшерүчеләр, криминалистлар килгән.
Кайбер матбугат чаралары язуынча, әлеге кызга охшаган баланы 4 июльдә Иглиндагы берничә урамда күргәннәр. Ул бер малай белән җитәкләшеп барган диелә.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=22842
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев