Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

18нче балалар бакчасы нәниләре юл лабиринтында катнашты

Шәһәрнең 18нче балалар бакчасында өлкән төркем балалары катнашында “Юл лабиринты” уен-квесты узды.

Балалар башта карта-маршрутны алып, квестның этаплары белән танышты. “Игътибарлы машина йөртүче” биремендә балалар автомобиль “йөртү” күнекмәләрен тикшерде, юл тигез генә түгел, борылмалы иде.

Балалар юл билгеләре шигырьләрен сөйләп, җәяүле кичүе дә төзеделәр.

Аннан алдагы этапта юл билгеләрен әйтү буенча ярыш үтте.

“Транспорт” биремендә киселгән картиналарны ябыштырдылар, соңыннан сорауларга җавап бирделәр.

Балаларга сюрприз да әзерләнгән иде: “Юл куркынычсызлыгы хәрәкәте” учреждениесенең Лениногорск бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова юл темасына буягычлар һәм төсле карандашлар таратты.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев