Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2021 елдан кәгазь хезмәт кенәгәләре электрон форматка күчереләчәк

Хезмәткәрләрнең теләге белән алар 2027 елның 1 гыйнварына кадәр кәгазь форматта да кулланыла ала.

Россиядә хезмәт кенәгәләре 2021 елдан башлап электрон форматка күчереләчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән һәм Федераль норматив хокукый акт проектлары порталында урнаштырылган закон проектында шул хакта сүз бара.

Документ текстында әйтелгәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт кенәгәләре электрон формада гына булачак. Хезмәткәрләрнең теләге белән алар 2027 елның 1 гыйнварына кадәр кәгазь форматта да кулланыла ала.

2020 елның 1 гыйнварыннан предприятиеләр Россия Пенсия фонды мәгълүмати системасына ай саен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

2021 ел башыннан оешмалар Россия Пенсия фондына кадрлар үзгәреше турында тәүлек дәвамында мәгълүмат биреп торырга бурычлы.

2019 елда Пенсия фонды мәгълүмати системасын булдыру өчен – 76,5 миллион, ә 2020 елда 83,2 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла. 2021 елдан исә аның күләме ел саен 122,7 миллион сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174305/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев