Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

21 – 27 СЕНТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, максатыгызга ирешер өчен күп көч куярга туры килер. Сез күп эш башкарырга өйрәнгән инде. Барысын да уйлап эш итәрсез. Шәхси тормышыгызга килгәндә, сезгә әрсезлек җитми. Яраткан кешегезгә хисләрегезне аңлатырга вакыт. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, берәр эшкә тотынырга уйлаганчы, якын кешегез белән киңәшләшегез, ул сезгә начар киңәш...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, максатыгызга ирешер өчен күп көч куярга туры килер. Сез күп эш башкарырга өйрәнгән инде. Барысын да уйлап эш итәрсез. Шәхси тормышыгызга килгәндә, сезгә әрсезлек җитми. Яраткан кешегезгә хисләрегезне аңлатырга вакыт. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, берәр эшкә тотынырга уйлаганчы, якын кешегез белән киңәшләшегез, ул сезгә начар киңәш бирмәс. Тормыш юлыгызда төрле киртәләр булуы ихтимал. Ләкин сезнең тәвәккәл булуыгыз дөрес юлдан барырга ярдәм итәр һәм уңыш китерер.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен атна уңышлы булыр. Әгәр сез җитәкче икән, курыкмыйча боерыклар бирә аласыз. Тирә-яктагылар сезнең тырыш кеше икәнегезгә инаныр. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы, яраткан кешегез белән бер-берегезне аңлап яшәрсез. Парлылар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлар.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада сез үз эчегезгә бикләнүчән булырсыз. Сезнең өчен бу бик әйбәт саналыр. Атна дәвамында күңелсез вакыйгалар килеп чыгуы ихтимал. Үз-үзегезне якларга әзер торыгыз. Финанс мәсьәләсендә керем көтелә. Романтик очрашуга чакырсалар, каршы килмәгез.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, кешеләргә карата мәрхәмәтле булыгыз. Җитәкче икәнсез, хезмәткәрләрегезне хөрмәт итәргә, алар белән уртак тел табарга өйрәнегез. Атна дәвамында финанс хәлегезне яхшырту белән мәшгуль булырсыз. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк саф һавада йөрегез.
КЫЗ (23.08-22.09)лар өчен атна бик үк уңышлы булмаска мөмкин. Янәшәгездә вакчыл һәм кабаланучан кешеләр булганда атнагыз алар белән уртак тел таба алмыйча үтәр. Эшләгән эшегезнең нәтиҗәсе дә күренмәс. Финанс мәсьәләсендә дә кыенлыклар барлыкка килүе ихтимал.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада булган вакыйгалар киләчәк тормышыгызның нигезе булыр. Әгәр сез һаман да ялгыз икән, тормышыгызны җайларга теләсәгез, тәртибегезне үзгәртегез. Барысын да яңабаштан башлап, үткәннәрне онытырга туры килер. Финанс өлкәсендә уңыш елмаер.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, атна башыннан ял итәр, бернәрсә турында да уйламас, планнар да кормас, мөһим карарлар да кабул итмәс. Күп вакытыгызны дуслар белән үткәрерсез. Атнаның икенче яртысында җыелган эшләрнең барысын да берьюлы башкарырга туры килә. Буш вакытта сәламәтлегегезне ныгыту ягын карагыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларның яңа эш башлап җибәрүе ихтимал. Яңа хезмәттәшләр барлыкка килер. Ялгызларны яңа романтик танышу-очрашулар көтә. Вакыйгаларны ашыктырмагыз, барысы да үз вакыты белән хәл ителер. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, гаиләгез белән табигатькә ял итәргә чыгыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезгә атна башыннан финанс мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак. Югыйсә, өйдә дә, эшегездә дә тынычлык күрмәссез. Сезнең бурыч - күбрәк керем булдыру. Шулай да, акча эшлим дип, арттырып җибәрмәгез, сәламәтлегегез какшавы бар.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, атна сезнең өчен уңышлы. Кыенлыклар килеп чыга калса, аларны тиз арада хәл итәрсез. Тирә-яктагыларга тавыш күтәрмәгез, аларның бер гаебе дә юк. Мондый гадәтегез аркасында туганнар белән мөнәсәбәтегез дә бозылуы ихтимал. Үзегезне кулда тотарга өйрәнегез.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, шуны аңлагыз, башка кешеләргә начарлык эшләп уңышка ирешеп булмый. Файда да күрмәячәксез. әгәр дә инде уңыш елмайды икән, менә күрерсез, озакка түгел. Эштә хезмәткәрләр белән дус булу кулайрак, бергә уңышка ирешергә җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп