Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

31 АВГУСТ – 6 СЕНТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада финанс хәлегез яхшы булуына да карамастан, аны яхшырту белән мәшгуль булырсыз. Кыйбатлы сатып-алулардан арынып торыгыз, югыйсә атна ахырына банкрот булып куюыгыз бар. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрегез. Бергә табигатькә чыксагыз да комачау итмәс. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бер­нәр­сәне дә ашыгып хәл итмәгез, уңышсыз булырга һәм киләчәк тормышыгызга тискәре...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада финанс хәлегез яхшы булуына да карамастан, аны яхшырту белән мәшгуль булырсыз. Кыйбатлы сатып-алулардан арынып торыгыз, югыйсә атна ахырына банкрот булып куюыгыз бар. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрегез. Бергә табигатькә чыксагыз да комачау итмәс.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бер­нәр­сәне дә ашыгып хәл итмәгез, уңышсыз булырга һәм киләчәк тормышыгызга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Үз-үзегезгә генә ышаныгыз, тирә-яктагылардан киңәш өмет итеп утырмагыз. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада бертуктаусыз алга ашкынырсыз, каядыр соңга калырга курыккан сыман. Бөтен эшне дә тиз арада башкарам дип уйламагыз, баштан барысын да төптән уйларга кирәк. Киңәш сорап хезмәткәрләрегезгә мөрәҗәгать итәргә оялмагыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, сез бу атнада чит кеше уңышыннан файдаланып үзегезгә файда китерергә уйларсыз. Шулай да, уйлап карагыз әле, бу дөрес булырмы икән? Ялгызлар романтик очрашуга барыр. Парлылар гаилә корып җибәрү турында уйлар. Әле яңа гына очрашып йөри башлаган парларны алда сынаулар көтә.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сез нинди генә кыен хәлгә калган булсагыз да, барысын да җиңеп чыгарга күп көч һәм энергия сарыф итәргә туры килә. Шулай ук, сабырлык та сорала. Ял көннәрен бернәрсә турында да уйламыйча, гаиләгез белән бергә ял итеп үткәрегез.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада күңелегезне нәрсәдер борчырга мөмкин. Шулай ук үзегезгә нәрсә кирәген дә аңламассыз. Яраткан кешегезгә сезнең игътибар җитми. Вакытыгызны күбрәк аның белән үткәрергә тырышыгыз. Бигрәк тә, ял көннәрендә бергә берәр кая бару комачау итмәс.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, сезнең өчен бу атнада иң мөһиме гаилә булыр. Киләчәк тормышыгыз турында һәм дөрес юлдан бараммы-юкмы, дип уйларсыз. Гаиләгездә аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен барысын да эшләрсез. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, яхшы гына керем көтелә.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сезнең өчен атна бик тә уңышлы булыр дип көтелә. Актив эш алып барырсыз, күптәнге хыялларыгыз чынга ашыр. Янәшәгездә тугры дуслар булганда уңышка ирешерсез. Яңа эш урынына күчәргә уйласагыз, ялгышмассыз. Ял көннәренә яңа планнар корсагыз да була.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, яхшы керем китерә алырлык яңа эшкә алынасыз икән, тирә-ягыгызга игътибар итегез, чөнки янәшәгездә сезгә карата мәкерле кешеләр бар. Алар ярдәм итү теләге белдерсә, ризалашмагыз, үзегез дә булдыра аласыз. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, яңа эш башлап җибәргәнсез икән инде, төшенкелеккә бирелмәгез, тырышыгыз, барысы да уңышлы тәмамланыр. Максатыгызга ирешүдә әрсезлек күрсәтегез. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бу атнада бик актив булыр. Эш-гамәлләрегез максатыгызга ирешергә ярдәм итәр. Шулай да, эшләгән арада ял итеп алырга да онытмагыз, югыйсә атна ахырына сәламәтлегегезне кайгыртырга туры киләчәк. Янәшәгездә тугры һәм ышанычлы дусларыгыз булыр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, хыялларыгызны чынга ашырыр өчен көчегез җитәрлек. Әле башкаларга да ярдәм кулы сузарга әзерсез. Сез төрле идеяләргә бай, шулай да бөтенесен берьюлы башламагыз, җиңеп чыгарга авыррак булыр. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс хәлегез яхшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп