7 нче мәктәп укучылары командасы интеллектуаль Олимпиада призеры булды
Казан шәһәрендә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль Олимпиадасы узды.
Чара укучыларны интеллектуаль-иҗади һәм фәнни-гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Олимпиадада Лениногорскиның 7 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары командасы, команда җитәкчесе-Ольга Вячеславовна Блинова (тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы) катнашты.
Нәтиҗәләр буенча, 7 нче мәктәп укучылары командасы Олимпиада призеры булды.
Мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев