11 нче гимназиянең футбол мәйданчыгында спорт бәйрәме узды. Әлеге чара Гаилә көне уңаеннан уздырылды.
Анда 7нче, 8нче ТОС микрорайонында яшәүче актив гаиләләр чакырылган иде. “Әти-әни, мин –спортчылар гаиләсе”ндә әти-әниләр балалар белән беррәттән бик теләп катнашты. Командалар бик җитез һәм кыю булдылар. Дуслык җиңде. Чара азагында катнашкан һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
- Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанылы сыеныр урыныбыз. Чарада катнашкан һәрбер гаиләгә саулык-иминлек телим. Шәһәребездә шундый үрнәк һәм актив гаиләләр күбрәк булсын иде, эшләрегез һәрвакыт уң булсын, - дип изге теләкләрен юллады шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова.
Текст һәм фотолар авторы: Зилә Мөдәррисова.
Нет комментариев