Һиндстанның Тинсукия шәһәрендәге банк хезмәткәрләренең күселәрне күрә алмый башларга тулы хокукы бар хәзер. Ни өченме? Хикмәт менә шулай була.
Эшләмәгән банкоматны төзәтергә килүче техниклар аны ачкач, шакката: банкомат эчендә үлгән күсе ята. Ул, күрәсең, кабельләр өчен тәгаенләнгән зур булмаган тишектән ничектер монда үтеп кергәндер.
Капканга эләккән кимерүче җәнлек соңгы минутларында үзен бернәрсә белән дә чикләмәскә булган: рәхәтләнеп кәгазь рупийларны кимергән. Аның "сыйлануыннан" килгән зыян 19000 доллар тәшкил итә.
http://kiziltan.ru/kyzyk-news/12314-akcha-ashap-tuygan-kse.html
Фото pixabay сайтыннан алынды
Нет комментариев