Алабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан
Егет суга егылган һәм ярга кадәр йөзеп килә алмаган.
Алабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан. Бу хакта бүген 75нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Евгений Шумилов хәбәр итте.
«4.40 сәгатьтә Мамадыш водолазлары суга баткан егетнең мәетен чыгарган. Фаҗига иске пристань территориясендә булган. Ул анда дуслары белән йөргән», – дип сөйләде Евгений Шумилов.
Беренче мәгълүматлар буенча 23 яшьлек егет култыксага утырган һәм суга төшеп киткән. Егет ярга кадәр йөзеп чыга алмаган, ә дуслары ярдәм итәргә өлгермәгән.
Фото: tatar-today
tatar-inform.tatar
http://saby-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев