Спортчылар киеме дизайнеры Ольга Рябенко инде берничә ел тренер Этери Тутберидзе төркеме белән хезмәттәшлек итә. Ул Алинә Заһитова, Юлия Липницкая һәм Евгения Медведевага костюмнар теккән.
- Олимпиада һәм дөнья чемпионатларында чыгыш ясаучы фигурист кыз өчен элиталы күлмәк 60 мең сумга төшә. Дизайнер эше өчен 12-15 мең сум ала. Фигуралы шуучылар - йолдызлар өчен күлмәкләрнең бәясен Федерация түли. Гадәттә, бу - һәр сезонга 5 күлмәк.
АКШ җыелма командасы фигуристлары күлмәк өчен 2500 доллар (якынча 160 000 сум) түли, - ди Ольга Рябенко.
Фото: "Sntch" сайтыннан
https://kiziltan.ru
Нет комментариев