Ашказаны асты бизе борчыймы? Дәва бар!
ЯҢАЛЫКЛАР

Ашказаны асты бизе борчыймы? Дәва бар!

Ашказаны асты бизенең тиешенчә үз эшен башкармавы бик зур уңайсызлык­лар тудыра. Әмма, аңа бик тиз уңай йогынты ясый һәм үзегезне начар хис итүегездән коткара торган бер бик яхшы рецепт бар. Ул – җитен орлыгы. Нәкъ менә ул безнең ашказаны асты бизе өчен тереклек суы.

Ярты стакан кайнап кына чыккан суда бер аш кашыгы җитен орлыгын төнәтәбез. Савытның өстен томалап, утка куябыз һәм 5 минут әкрен генә кайнатабыз. Уттан алып, суынганын көтәбез һәм ашар алдыннан ярты сәгать кала, эчәбез. Ул җиңелчә генә ясалган кесәлне хәтерләтә. Орлык­лардан калган кабыкларын, шулай ук, эчәргә кирәк.
Инде бер тапкыр кулланганнан соң ук, җиңеллек тоярсыз. Әгәр дә авыртулар бөтенләй аптырата икән, мондый төнәтмәне көненә 2-3 тапкыр эчәргә мөмкин. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз, сәламәт булыгыз!

 

 

 

http://yashel-uzan.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/


Нет комментариев