Авыл мәктәпләрендә балалар саны азая
Районыбыз мәктәпләрендә дә Белем көне бик матур итеп оештырылган иде.
Хәзер бит Интернет заманасы. Мәктәпләрнең күбесе социаль челтәрләрдә тантаналы линейкадан фотолар, видеолар “элделәр”.
Соңгы елларда авыл мәктәпләрендә балалар саны азаю күзәтелә. Менә шунысы борчый. Аз комплектлы мәктәп булсалар да, уңышка ирешү юлларын табалар. Авыл мәктәбе укучылары республикакүләм, муниципаль бәйге-олимпиада җиңүчеләре була. Укытучыларның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе бу.
Куакбаш мәктәбенә беренче сыйныфка 8 бала килгән. Аларны олы абый-апалары тәбрикләгән, шулай ук бүләкләр дә тапшырганнар. 9нчы сыйныфны 7 укучы тәмамлаячак. Шунысы үзенчәлекле: бу класста бары тик егетләр генә.
Урмышлы мәктәбенә белем дигән корабта йөзәргә ике укучы килгән. Киләсе елга 4 укучы мәктәпне тәмамлаячак.
Сугышлы мәктәбе 19 укучыны каршы алган, шуның бишесе – беренчеләр.
Түбән Чыршылы мәктәбенең беренче сыйныфына ике укучы килгән.
Быел Сарабиккол мәктәбенең беренче сыйныфына укырга килергә бала булмаган, киләсе елга бишәү киләчәк, шулай булсын, килә күрсеннәр.
Мәктәпләребез яшәсен, балалар саны азаймасын иде.
Фотоларда: Куакбаш мәктәбендә тантаналы линейка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев