Айгиз Мөхәмәтҗанов: НЕФТЬЧЕЛӘР БИШЕГЕ
ЯҢАЛЫКЛАР

Айгиз Мөхәмәтҗанов: НЕФТЬЧЕЛӘР БИШЕГЕ

Куакбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айгиз Мөхәмәтҗанов иҗат иткән шигырьне укып карагыз.

Нефтьчеләр бишеге

Лениногорск – назлы бишегем,

Нефтьчеләр тирбәләләр бу бишектә.

Бер йорт та юк нефтьчесез бу төбәктә,

Нефтьчеләр атлап кергән һәр ишектән.

 

Кара алтын – зур хәзинә - җир астында,

Ромашкалар иркәләнә болыннарда.

Ак чәчәкләр үскән якты болыннардан

Кара алтын суыралар көн-төн корылмалар.

 

Таулы ягым минем, Лениногорск,

Халкың уңган: игенчеләр, нефтьчеләр.

Сабантуй да ике тапкыр үтә бездә:

Чәчү беткәч һәм августта икенчегә.

 

Туган көнең, гүзәл калам, һич ким түгел

Гасырлардан безгә килгән Сабантуйдан!

Республикам туган көне, шәһәр көне –

Һәрбер балаң бөеклегең синең тойган.

 

Лениногорск – газиз калам, туган йортым,

Язлар килгәч алмагачлы – ак бизәкле.

Горурланам: минем туган-үскән җирем

Нинди данлы кара майлы – хәзинәле!

 

Айгиз Мөхәмәтҗанов
 


Нет комментариев