Азрак белсәң, күбрәк түлисең
Киләчәктә ут, су исәпләгечләрен алдарга өйрәтүче интернет сайтларның эшен туктату өчен суд карарын көтәргә туры килмәячәк. Россия Дәүләт Думасына әнә шул эчтәлектәге канун проектын керткәннәр. Түрәләр ТКХ тармагында тәртип урнаштырмакчы.
Заманасына күрә көе дигәндәй, беренче карашка гап-гади тоелган исәпләгечләр дә даими үзгәреп тора. Ут яки су урларга теләүчеләргә каршы көрәштә әллә нинди яңалыклар уйлап табарга туры килә. Әле кайчан гына исәпләгечләргә магнитка каршы пломбалар урнаштыра башлаганнар иде. Бу юлы канун проекты ук әзерләгәннәр. “Интернетта файдаланган электр энергиясе, газ яки суны киметеп күрсәтергә ярдәм итүче, ягъни исәпләгечләрне алдарга өйрәтүче мәгълүмат бик күп. Хәтта аерым сайтлар да бар. Гамәлдәге канун нигезендә мондый сайтларны ябу өчен суд карары таләп ителә”, – дип аңлаткан канун проектын уйлап табучылар. Роскомнадзор мәгълүматларына караганда, 2013 елдан бирле законсыз рәвештә акчаны янда калдырырга өйрәтүче сайтларга бәйле өч меңгә якын суд карары үз көченә кергән. Исәп-хисап ясаудан барыбер качып котылып булмаячак, ди коммуналь хуҗалык тармагы вәкилләре. Күпкатлы йортларда, мәсәлән, түләнми калган чимал бәясе фатир хуҗаларының барысына да бертигез бүленә, дигәннәр.
Быелның беренче яртысында илдә яшәүчеләргә 1,37 триллион сумлык коммуналь түләүләр исәпләгәннәр. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 5,7 процентка күбрәк. Соңгы дүрт елда түләүләрнең гомуми күләме 40 процентка арткан. Шушы вакыт эчендә Татарстанда яшәүчеләр ут, газ һәм су өчен өчтән бергә күбрәк түли башлаган. Агымдагы елның беренче яртысында республика халкы 35,6 миллиард сумлык чимал тоткан. Шунысы да бар: ил күләмендә исәпләнгән 1,37 триллион сумлык түләүләрнең 1,3 триллион сумы өчен генә исәп-хисап ясалган.
Фото:https://pixabay.com
https://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев