Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән әдәби фестиваль үткәрде

Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе китапханә янындагы аллеяда традицион «Укый торган балачак» әдәби фестивален үткәрде.

Фестивальнең беренче өлешен мультфильм герое Симка ачты, ул балаларны сәламләде һәм аларга табышмаклар әйтте.

Әдәби фестиваль программасының 1нче өлеше тәмамлангач, балалар белән традицион флешмоб  уздырылды, анда барлык балалар бер үк вакытта биш минут дәвамында утырып, китап укыдылар.

Аннары фестиваль программасы аерым мәйданчыкларда дәвам итте, анда әкият геройлары һәм мультгеройлар катнашучылар өчен бик күп кызыклы биремнәр әзерләгән иде.

Мастер-класста "Цветик-семицветик" аппликациясе ясадылар. Фестивальне бию белән тәмамладылар.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2207349.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев