Балыкчылар салкынга да, буранга да карамый
ЯҢАЛЫКЛАР

Балыкчылар салкынга да, буранга да карамый

Балыкчылар бу бәйрәм ялларында да коткаручыларга эш өсти. Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә адашкан 6 балыкчыны эзләргә туры килгән. Башта көндез Спас районында Тәтеш шәһәре янында Идел елгасы акваториясендә 1980 һәм 1987 елгы балыкчыларга ярдәм таләп ителгән. Эзләү-коткару эшләре нәтиҗәсендә алар исән-имин табылган. Кич республиканың...

Балыкчылар бу бәйрәм ялларында да коткаручыларга эш өсти. Кичә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә адашкан 6 балыкчыны эзләргә туры килгән.
Башта көндез Спас районында Тәтеш шәһәре янында Идел елгасы акваториясендә 1980 һәм 1987 елгы балыкчыларга ярдәм таләп ителгән. Эзләү-коткару эшләре нәтиҗәсендә алар исән-имин табылган.
Кич республиканың Лаеш районында Идел елгасы ярыннан 3 км ераклыкта дүрт балыкчыны тапканнар. Медицина ярдәменнән алар баш тартканнар.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

балыкчы

Нет комментариев