Банан пирогы
ЯҢАЛЫКЛАР

Банан пирогы

100 г ак май яки маргарин 2 данә йомырка 1,5 стакан шикәр 2 стакан он 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч 1 чәй кашыгы ванилин пычак очында тоз 150 мл сөт 3-4 банан

Бананнарны чистартып чәнечке белән изегез. 

Йомшарган майга шикәр салып миксер белән туглагыз һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап болгатыгыз. 

Сөт, ванилин, шикәр, тоз салып тагын болгатыгыз. 

Миксер белән туглый-туглый берәмләп йомырка салыгыз. 

Иң ахырда он һәм камыр йомшарткыч салыгыз. 

Әзер камырны майлы табага салып 180-190 градуста 30-40 минут пешерегез.

https://vk.com/tatarshlari


Нет комментариев