"Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар конкурсында лениногорскилылар җиңү яулый
“Белем җәүһәрләре – 2018” IX Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар.
Тантана Казанда Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үтте. Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырыла. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар.
Безнең районнан Урмышлыдан җиңү яулыйлар. “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә “Хәбибуллина Рузалия сайты” өченче урын ала. “Укучы – җәүһәр” номинациясендә “Кыңгыраулар” сайты белән Искәндәр Хәбибуллин икенче, “Бәхетле балачак” сайты белән Сәйдәш Хәбибуллин өченче урын ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев