“Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында“гы Федераль закон нигезендә 2018 елдан башлап беренче бала өчен (уллыкка алу өчен) айлык түләүләр кертелә.
Айлык түләү билгеләнүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң балалары туган (уллыкка алган) гаиләләр дәгъва итә ала. Моның өчен түбәндәгеләр үтәлүе шарт:
- Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
- Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;
- гаиләнең җан башына уртача кереме 14034 сумнан артмау (Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы халыкка 2018 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумы 1,5 кә тапкырланган күләм).
2019 елда айлык түләү күләме – 8896 сум (Татарстан Республикасында балаларга 2018 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме).
Шуңа игътибар итү зарур: айлык түләү билгеләүне сорап бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә айлык түләү бала туган көннән алып түләнә. Калган очракларда – аны билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән көннән.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен тору урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- баланың туу (уллыкка алыну) турындагы таныклыгы;
- гариза биргән айга кадәрге 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр булган документлар;
- банкта ачылган счет реквизитлары.
Компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүченең үзе белән паспорты булуы зарур.
Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алына:
- хезмәт эшчәнлегеннән керемнәр;
- студентлар, аспирантлар, ординаторлар, докторантлар, әзерлек бүлеге тыңлаучыларының стипендияләре һәм башка акчалата түләүләре;
- социаль ярдәм чаралары буларак бирелә торган пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр;
- пенсияләр, компенсацион түләүләр;
- эшсезлек буенча пособие, эшсез гражданнарга матди ярдәм һәм башка түләүләр;
- вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие, шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында учетка баскан хатын-кызларга бервакытлы пособие;
- производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләү буенча айлык иминият түләүләре.
Гаилә составына балигъ булмаган балаларның ата-аналары, балигъ булмаган балаларның әтисе яки әнисенең башка хатыны яки башка ире, балигъ булмаган балалар керә.
чыганак:almet-rt.ru
Фото:https://pixabay.com
Нет комментариев