Бүген Һава- десант гаскәрләре көне
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Һава- десант гаскәрләре көне

Бүген, 2 август көнне, Россиядә Һава- десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

88 ел элек, шул көнне Воронежда үткән хәрби өйрәнүләрдә 12 десантчы ТБ-3 бомбардировщигыннан сикерә. Хәрби экспертлар илнең иминлеген саклауда мондый көчләрнең кирәклеген билгелиләр, бер елдан соң Кызыл Армия сафларында десант частьләре дә оеша.

Биредә хезмәт иткән һәм итүче ир-егетләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телибез!

Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

 

 

фото: ok.ru


Нет комментариев