Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Халыкара светофор көне билгеләп үтелә

Бүген, 5 августта, Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән. Хәзергеләренә охшаш өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны...

Бүген, 5 августта, Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. 1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорларның иң беренче моделе уйлап табылган. Ул кызыл һәм яшел төсле яктырткычлардан торган. Утын сүндереп яндырган вакытта сигнал биргән.

Хәзергеләренә охшаш өч төстәге светофорлар 1920 елда Американың Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Аны британияле Джей Найт уйлап тапкан. Тора-бара мондый җайланмалар Американың башка шәһәрләрендә һәм Европада кулланыла башлаган.

Россиядә светофор 1930 елның гыйнварында гына - Ленинград шәһәренең Невский һәм Литейный проспектлары чатында барлыкка килгән.

2010 елда Пермьдә - Халыкара светофор көне уңаеннан, әлеге җайланмага һәйкәл куелган.
Светофорга һәйкәлләр шулай ук Мәскәү, Пенза, Новосибирск шәһәрләрендә дә бар.

Россиядә Халыкара светофор көнен гадәттә ЮХИДИ-ГИБДД хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары һәм җәмәгать оешмалары активистлары билгеләп үтә.

Иң беренче чиратта, әлеге бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртү мөһим. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәк, диелә Calend.ру сайты хәбәрендә.

http://www.bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев