Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Бәкер” шифаханәсе эшенә югары бәя

20 майдан 23 майга чаклы Сочида "Здравница - 2013" Бөтенроссия форумы үтте. Быел әлеге форумда мең ярымнан артыграк белгеч катнашты, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән, Румыния, Словения, Словакия һәм хәтта Италия һәм Франциядән дә килгәннәр иде. Программага уннарча семинар, мастер-класс һәм тренинг кертелеп, Россия һәм шулай ук чит ил санаторий -...

20 майдан 23 майга чаклы Сочида "Здравница - 2013" Бөтенроссия форумы үтте.

Быел әлеге форумда мең ярымнан артыграк белгеч катнашты, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән, Румыния, Словения, Словакия һәм хәтта Италия һәм Франциядән дә килгәннәр иде.

Программага уннарча семинар, мастер-класс һәм тренинг кертелеп, Россия һәм шулай ук чит ил санаторий - курорт тармагы вәкилләренең казанышлары күргәзмәсе оештырылган иде, реабилитацияләүнең яңа методикасы һәм закон проектлары турында фикер алышулар булды. Әлеге форум кысаларында үткән Халыкара конгрессның пленар утырышы халыкның сәламәтлегенә бәйле актуаль мәсьәләләргә багышланган иде. "Бәкер" шифаханәсенең баш табибы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов "Бәкер" шифаханәсенең кунакчыл тирәлеге: яңа проектлар һәм технологияләр" темасына чыгыш ясады. Фаяз Ибраһимович шифаханәнең соңгы биш елдагы эшчәнлегенә кагылышлы киңәйтелгән анализга тукталды. Аннан күренгәнчә, соңгы елларда шифаханәдә дәвалану учреждениесенең киләчәктәге үсеше өчен җитди потенциал булдырылды. Ул матди - техник базаны ныгыту, Бәкер җире табигатенең тиңсез хәзинәсе турында сөйләде, яңа дәвалау алымнары тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча шифаханәдә соңгы җиде елда ял итүчеләр килү белән бәйле проблема булмавы кызыксындырды. Барыбыз да бүгенге көндә Россия шифаханәләренең кризис кичерүен һәм күп кенә дәвалау учреждениеләренең ябылу чигендә булуын беләбез.
Иң күңелле моментларның берсе - форумда безнең дәвалау учреждениесен тәкъдим иткән шифаханәбез хезмәткәрләренең яңа бювет нигезенә "вакыт капсуласын" салып калдыру шаһитлары булуы иде. Ул Сочи шәһәренең үзәгендә кышкы театр янындагы яр буенда төзеләчәк. Шунысы да куанычлы: минераль чыганаклы беседканы "Татнефть" җәмгыятенең спонсорлык ярдәме хисабына төзиячәкләр.
"Здравница" форумының төп бурычы - илдәге регионнар, нинди ведомствога каравына бәйсез рәвештә шифаханә - курорт оешмаларының Россиянең шифаханә - курорт комплексын саклап калу һәм үстерү буенча көчләрен берләштерү иде һәм шулай булып калачак та.
Форум быел унөченче тапкыр үтте. "Бәкер" анда беренче көненнән алып катнаша, шифаханә-курорт хезмәтләре казанышлары конкурсында да катнашып килә, танылу һәм югары бүләкләр ала. Быел да шифаханә иң яхшы нәтиҗәгә иреште: өч алтын медальгә лаек булды, арада иң югарысы - "Россиянең иң яхшы здравница"сы бүләгенә ия булу.
Чираттагы бүләк коллективны тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә рухландырды. "Россиянең иң яхшы здравницасы" статусын раслаган "Бәкер" шифаханәсенең быелгы юбилей елында казанышлар елъязмасына яңа юллар өстәячәгенә беркемнең дә шиге юк. Профсоюзларның дәвалау-профилактикалау учреждениесе булып торучы "Бәкер" шифаханәсе алдына куелган бурычларның быелгы юбилей елында да эзлекле рәвештә хәл ителәчәгенә ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум