Бәхет акчада түгел - "Ватаным Татарстан"
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре 2018 ел дәвамында халык арасында үткәрелгән сораштыруларга йомгак ясаган.
Грозный, Төмән, Ижевск, Махачкала һәм Краснодар. Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында тормыш дәрәҗәсеннән канәгать булучылар күбрәк. Казан һәм Чаллы халкында исә иртәгәге көнгә ышаныч зуррак икән.
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре 2018 ел дәвамында халык арасында үткәрелгән сораштыруларга йомгак ясаган. Илнең 78 шәһәрендә яшәүчеләрнең хәлен белешкәннәр. Билгеле ки, сүз зур һәм уртача калаларда гомер итүчеләр турында бара. Университет проректоры Алексей Зубец әйтүенчә, шәһәр халкы, нигездә, тормыш дәрәҗәсеннән канәгать. Болай фикер йөртүчеләр 81 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, өч-дүрт ел элек: “Яхшы яшим”, – дип әйтүчеләр тагын да күбрәк булган.
Илдә яшәүчеләрнең 63 проценты иртәгәге көнгә ышаныч белән яши. Болай фикер йөртүчеләр Казан, Чаллы, Ижевск, Уфа һәм Севастопольдә күбрәк, дигәннәр. Белгечләр моны төбәкләрдә эш урыны белән тәэмин итү яхшы дәрәҗәдә булуга бәйләп аңлаткан. Сораштыруда катнашкан дүрт кешенең өчесе үзе эшләгән оешма-предприятиенең киләчәгенә ышаныч белдергән. Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп иткән: Мәскәү һәм Санкт-Петербург бер генә күрсәткеч буенча да алдынгы урынга чыкмаган. Югыйсә әлеге шәһәрләрдә хезмәт хакы иң югары дәрәҗәдә, дигән белгечләр. Димәк, бәхет акчада гына түгел.
Тормыш дәрәҗәсе буенча илнең иң яхшы шәһәре дә билгеле. Әлеге исемгә Түбән Новгород лаек булган. Рейтингны Numbeo тикшерү үзәге төзегән. Барлыгы 226 шәһәр арасында Түбән Новгород 109 нчы урында. Беренче өчлектә – Австралиянең Канберра, Нидерландның Эйндховен һәм АКШның Роли шәһәрләре. Филиппин башкаласы Манила, Кытай башкаласы Пекин, Бангладеш башкаласы Дакка һәм Венесуэла башкаласы Каракас исемлек ахырында урнашкан.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/17/178999/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев