Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булачак

25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә "Республиканың күркәм гаиләсе" исеменә лаек булачак....

25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә "Республиканың күркәм гаиләсе" исеменә лаек булачак.
"Гаилә һәм мәктәп" журналы тарафыннан гамәлгә куелган "Күркәм гаилә" бәйгесе ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе ярдәмендә үткәрелә. Бәйге быел икенче тапкыр уздырыла.
"Күркәм гаилә" бәйгесе финалы вакытында "Мәгариф" журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән Бөтенроссия "Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез:
2015 елның апреленнән октябрьгә кадәр барган бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы табылды.
Икенче һәм өченче урыннарны «Мәгариф» журналының даими авторлары - Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова (Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Роза Мәгъсүм кызы Кутуева (Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүлеште.
Аккредитация 24 ноябрьгә (16.00 сәг.) кадәр 89178646480 (Римма Вәли кызы Гатина) телефоны аша уздырыла.
http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл укытучысы 2015 авыл укытучысы