Даруларга хаклар артмаячак
"РИА Новости" хәбәр итүенчә, Русиядә даруларга хак арту хәвефе булмаячак. Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде.
“2015-17 еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, инфляция дәрәҗәсе югары булганда да бездә даруларга хаклар тотрыклы сакланды. Үзебезнең препаратларга да, чит илнекеләргә дә. Шуңа күрә бу яктан борчылу юк”, – ди ведомство җитәкчесе.
Русиядә кеше гомере өчен мөһим һәм мотлак булган дару препаратларына махсус хаклар билгеләнгән.
kiziltan.ru
фото: pixabay.com.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев