Даруларга кытлык булмаячак
Ташлама каралган кешеләр даруларга интекмәячәк, чөнки төбәкләрдә 4,5 айлык запас бар. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы пресс-секретаре Олег Салагай әнә шулай дип белдергән. 17 миллиард сумнан артыклык запас борчылырга җирлек калдырмый. Федераль дәрәҗәдә тәэмин ителә торган "Семь нозологий" позицияләре буенча 9 айдан артык чорга дарулар сатып алынган. Препаратларга бәяләрне көйләү турындагы...
Ташлама каралган кешеләр даруларга интекмәячәк, чөнки төбәкләрдә 4,5 айлык запас бар.
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы пресс-секретаре Олег Салагай әнә шулай дип белдергән. 17 миллиард сумнан артыклык запас борчылырга җирлек калдырмый. Федераль дәрәҗәдә тәэмин ителә торган "Семь нозологий" позицияләре буенча 9 айдан артык чорга дарулар сатып алынган. Препаратларга бәяләрне көйләү турындагы сорау да фармҗитештерүчеләр белән берничә тапкыр тикшерелгән, дип хәбәр ителә "Әлмәт таңнары" сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев