Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт Думасында 2022 елда россиялеләрне көткән үзгәрешләр хакында сөйләделәр

Владимир Путин 29 ноябрьдә оешмалар һәм шәхси эшкуарларга бердәм салым түләү механизмын гамәлгә кертә торган законны имзалады.

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында 2022 елда россиялеләрне салым системасы, цифрлаштыру һәм экологиягә кагылышлы берничә үзгәреш көтүе хакында әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә закон проектларының кабул ителүе көтелә. Салым системасы буенча үзгәрешләр көтәргә мөмкин, алар салым түләүләрен гадиләштерәчәк. Аерым алганда, без бизнес өчен бердәм салым кертелүен көтәбез. Бу үзмәшгульләр өчен бик тә уңайлы», - дип белдерде Бессараб.

Россия Президенты Владимир Путин 29 ноябрьдә оешмалар һәм шәхси эшкуарларга бердәм салым түләү механизмын гамәлгә кертә торган законны имзалады. Әлеге хокукый акт 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, илдә цифрлаштыруны үстерү күздә тотыла, аерым алганда, инде киләсе елдан ук күп кенә социаль түләүләрне мөрәҗәгать итмичә генә алу тәртибе гамәлгә кертелә.

«Бу ана капиталына һәм кайбер пенсия түләүләренә кагыла. Әйтик, социаль пенсия дистанцион рәвештә, электрон гариза буенча түләнәчәк», - дип искәртте Бессараб. 

Моннан тыш, парламентарий 2022 елдан социаль түләүләрнең бер өлеше артачагы хакында хәбәр итте.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев