Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов Россиядә ирекле Яңа ел каникуллары кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.
Парламентарий ачыклык керткәнчә, россиялеләр эшкә 1 гыйнварда чыга алыр, ә калган бәйрәм көннәрендә үзе теләгәнчә ял итәр иде.
«Бу очракта кеше ирекле рәвештә билгеле бер көннәрне чираттагы ялына өсти алачак», - дигән депутат.
Мондый үзгәрешләр бәйрәмнәрдән соң эш графигына җиңелрәк җайлашырга ярдәм итәчәк, дип белдергән инициатива авторы.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/10/178524/
фото:pixabay.com
Нет комментариев