Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Элеккеге Татарстан мәдәният министры урынбасары вафат. Ул Кирлегәч кешесе иде

Татарстанның атказанган төзүчесе, элеккеге Татарстан мәдәният министры урынбасары Габбас Мөхәммәтшин 83 яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габбас Мөхәммәтшин 1935 елның 9 маенда Татарстанның Лениногорск районы Кирлегәч авылында туган. Иркутск хәрби техникумын тәмамлаган, Ерак Көнчыгыш тимер юл махсус контролендә төзелеш мастеры булып эшләгән. Әлмәттә "Татнефтестрой" берләшмәсенең Тимер-бетон эшләнмәләр заводында директор, Казанның "Татжилгражданстрой" трестында баш инженер вазифаларын биләгән.

1989 елның сентябреннән 1997 елның декабренә кадәр Татарстан мәдәният министры урынбасары вазифасында хезмәт куйган.

Ул "Мактау билгесе" ордены, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, "Фидакарь хезмәт өчен В.И. Ленинның 100 еллык юбилее хөрмәтенә" медале, "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/12/178693/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев