Элвин Грей үзенә гитарада уйнаучы эзли, ни өчендер кызларны
ЯҢАЛЫКЛАР

Элвин Грей үзенә гитарада уйнаучы эзли, ни өчендер кызларны

Популяр җырчы Элвин Грей белән бергә, бер сәхнәдә эшләргә теләүчеләр бик күп. Андыйлар өчен супер-шанс бар, чөнки Радик Юльякшин үзенең иҗат төркеменә кеше эзли. Бу хакта артист инстаграмында хәбәр итә.

Элвин Грей үзенең командасына бас гитарачы эзли. Хатын-кыз гитарачы булса, бигрәк тә шәп. Әгәр дә арагызда яшь, талантлы гитарада уйнау осталары бар икән, үзегезне видеога төшереп, роликны Инстаграмга урнаштырыгыз. Видео астында #ЭлвинГрейБас хэштегы кую да бик мөһим. Бәлки тиздән Радик белән бер сәхнәдә нәкъ менә сезне күрербез, уңышлар!

 

Чыганак: https://tatar-today.ru



 


Нет комментариев