Элвин Грейның диагнозы билгеле - җырчыны Казанга кайтарганнар
Җырчы Элвин Грейны ашыгыч рәвештә Казан хастаханәсенә кайтарганнар. Бу хакта җырчының инстаграмыннан билгеле булды.
Элвин Грей Төмән өлкәсендә гастрольләр вакытында хастаханәгә эләккән дип язган идек. Сәламәтлеге кинәт өзлегү аркасында, җырчы ай азагына кадәр планлаштырылган барлык концертларын билгесез вакытка кичектерде.
Инстаграмга урнаштырган фотодан күренгәнчә, Радик система астында ята. Хәзер дәвалану Казанда дәвам итә. Шәхси аккаунтында язылганча, җырчыга "акустик травма" дигән диагноз куелган. Бу эчке колакның көчле тавыш аркасында җәрәхәтләнүе дигән сүз. Тамашачылары Элвин Грейга тизрәк терелеп, иҗатын дәвам иттерүен тели.
http://matbugat.ru/news/?id=23467
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев