Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Филармониядә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшырдылар

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы бара. Тантанада премия лауреатларын котладылар.

 

Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Приз фонды — 600 мең сум.

Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:

    «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
    «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
    «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы.

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, Илһам Шакиров гомере буе милләткә хезмәт итеп яшәде. «Ул концертларында халык белән сөйләшә, тел, милләт турында вәгазь әйтә иде. Милләт өчен борчылып яшәде. Төрле төбәкләрдәге Сабантуйларга гел Илһам абый, Әлфия апаны көтә иделәр. Татарлар һәрчак җырлап яши торган халык булды. Шуңа күрә без халыкчан җыр номинациясен керттек. Телебезне, мәдәниятебезне саклау - зур горурлык», - диде ул.

Быелгы лауреат Фәүдәт Гыйләҗев Илһам Шакировның иң легендар җырчы дип атады. «Мәктәп елларыннан ук тыңлап, тавышына сокланып үстек. Җырлары, моңнары халык күңелендә озак яшәячәк. Ходайдан бирелгән талант иясе ул. Илһам Шакиров белән бик горурланам, Татарстан җитәкчелеге, комиссия әгъзаларына рәхмәт», - диде ул.

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясый.

 

 https://tatar-inform.tatar/

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев