Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаиләдә бала караучы әбиләрнең пенсия яшен киметергә тәкъдим иттеләр

Россиядә шулай ук пенсион декрет ялы программасын әзерләргә кирәк, диде Анна Кузнецова.

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова фикеренчә, гаиләдә бала караучы әбиләрнең пенсиягә чыгу яшен киметергә һәм эш стажын сакларга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Гаиләдә бала караучы әбинең лаеклы ялга чыгу яшен киметү һәм бер үк вакытта эш стажын саклап калу мөмкинлеген карауга ирешергә кирәк», - диде Кузнецова «Бердәм Россия» партиясе халык программасына аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы тәкъдимнәр буенча стратегик сессиядә.

Аның сүзләренчә, Россиядә шулай ук пенсион декрет ялы программасын әзерләргә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/08-07-2021/gail-d-bala-karauchy-bil-rne-pensiya-yashen-kimeterg-t-k-dim-ittel-r-5829596

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев