Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Галимнәр кешеләрнең «үлем янәшәсендәге» кичерешләре турында сөйләделәр

Кешеләр тарафыннан сыналган тәҗрибә, гәрчә ул һәрвакытта чынбарлыкка туры килмәсә дә, үлем куркынычын тою белән бәйле булды.

Тормышларына куркыныч янаганда кешеләрнең 10 процентында «үлем янәшәсендәге» кичерешләр туа. Дания, Норвегия һәм Германия тикшеренүчеләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Алар Европа неврология академиясенең V конгрессында шул хактагы үз эшләре турында сөйләгән. Бу хакта MedicalXpressка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

35 илдән үзләре теләп катнашкан кешеләр үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул кешеләр краудсорсинг онлайн-платформа ярдәмендә табылган. Кагыйдә буларак, үлем куркынычы янаган, шундый хәл булырга мөмкин кешеләр тиешле тәҗрибә узган.

Ирекле катнашучыларның күпчелегенең (87 проценты) «үлем янәшәсендәге» кичерешләре вакытны дөрес кабул итмәүгә бәйле булган. Моннан тыш, 65 проценты бу халәттә фикерләүнең бик тиз булуы турында сөйләгән, ә 63 проценты – хисләрнең кискенләшүе турында әйткән. Яртысыннан артыгы, 53 проценты, үзләрен тәннәреннән читтә итеп хис иткән.

Шул ук вакытта тикшеренүдә катнашучыларның дүрттән өче диярлек, 73 проценты, тормыш куркынычы белән бәйле борчуларны бик күңелсез дип тапкан. Хәер, калган 27 процентына кичерешләр ошаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/30/189010/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев