Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Газ җиһазларын тикшерүчене фатирга кертмәгән өчен административ җаваплылык булырга мөмкин

Төзелеш министрлыгы газ куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән законга үзгәрешләр әзерләде.

Россия Төзелеш министрлыгы газ куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән законга үзгәрешләр әзерләде. Газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән өчен административ җаваплылык кертергә ниятлиләр. Тәкъдимнәр кертелгән документ хокукый актлар проектлары федераль порталында чыкты.

«Әгәр йорт милекчесе, күпфатирлы йорттагы фатир хуҗасы кисәтүгә җавап бирмәсә, ике яки аннан да күбрәк тапкыр торак һәм торак булмаган бинага кертмәсә, газ җиһазын тикшерүче хезмәткәр фатирга кертмәү турында акт төзи», — диелгән паспорт документында.

Актның бер нөсхәсе милекчегә бирелә, ә күчермәсе дәүләт торак күзәтчелеге органына тапшырыла. Шуннан соң административ хокук бозу турында эш кузгатылачак.

Дәүләт Думасында торак йортларны газ белән тәэмин итү куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырыла. Шул хактагы хат Дәүләт Думасы рәисе исеменә юлланган.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев