Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хөрмәтле лениногорскилылар һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар!

Менә үзенең мактаулы эшләр эстафетасын Яңа - 2012 елга тапшырып, 2011 ел тарихка кереп бара. Ул күп кенә искиткеч вакыйгалардан, шул ук вакытта көндәлек хәл ителмәгән проблемалар һәм мәшәкатьләрдән үрелгән иде. Узган ел - киеренке хезмәт һәм җаваплы карарлар кабул итү елы булды. Шунлыктан без бүген районыбызның яңара баруын күрәбез:...

Менә үзенең мактаулы эшләр эстафетасын Яңа - 2012 елга тапшырып, 2011 ел тарихка кереп бара. Ул күп кенә искиткеч вакыйгалардан, шул ук вакытта көндәлек хәл ителмәгән проблемалар һәм мәшәкатьләрдән үрелгән иде. Узган ел - киеренке хезмәт һәм җаваплы карарлар кабул итү елы булды. Шунлыктан без бүген районыбызның яңара баруын күрәбез: километрларга сузылган ремонтланган юллар, төзелешләр, яңартылган социаль объектлар, үз эшчәнлекләрен башлап яңа ачылган кече предприятиеләр. Укучылар һәм укытучылар, спортчылар, иҗат кешеләре зур уңышлары белән шатландыра, сәламәтлек саклау өлкәсе киң колач җәя. Бергәлектә башкарылган иҗади хезмәт нәтиҗәсендә без дәүләткүләм мөһим милли проектлар һәм программаларны тормышка ашырдык.
Алда - тагын да зур эшләр тора. Шуңа ышанасы килә: Яңа ел - безнең һәрберебезгә яңа көчләр агымын, һәм киләчәккә ышанычны арттырыр. Моның өчен иң мөһиме - рухи күтәренкелекне саклау, үз көчеңә ышаныч һәм иҗади хезмәт итүгә теләк булдыру. Бәйрәм өстәленә җыелгач, гадәт буенча, иске елны хөрмәт белән озатабыз да, Яңа елны зур өметләр белән каршылыйбыз. Кремль курантлары сукканда тарихның чираттагы яңа бите ачыла, анда безгә тагын да саллы казанышлар өстәп язарга кирәк булачак. Лениногорскилылар арасында төрле тармакта - икътисадта, промышленностьта, социаль өлкәдә энергияле, талантлы, үз дигәненә ирешеп, уңыш казанучылар аз түгел. Андыйлар киләчәккә ышаныч белән карый, безнең тормышыбызны тагын да яхшы һәм матур итәргә тырыша. Шуңа ышанам, күмәк тырышлык белән без яшәешебезне, күздә тотканча, үзгәртәчәкбез.
Кадерле лениногорскилылар! Яңа елда Җир йөзендә тынычлык булсын, йортларыбызда - җылы һәм якты, йөрәкләрдә - ярату һәм канәгатьлек хисе, ә һәр гаиләдә - балаларның шат авазы яңгырасын. Сезнең күңел түрендәге яшерен хыялларыгыз тормышка ашсын! Сәламәтлек, бәхет, уңышлар Сезгә!
Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев