Якташларыбыз Григорий Родионов исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты
Конференциянең быелгысы алтынчы тапкыр узды.
27 март көнне Казан шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе үтте.
Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган конференциядә барлыгы 406 фәнни-тикшеренү эше каралган. Шуларның 161е финалга үткән. Бу конференциядә илнең төрле төбәкләреннән катнашалар.
Эшләр дүрт секциядә алып барылган: 1. «Г. Родионов иҗатында ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт һәм батырлык темаларының чагылышы». 2. «Идел буе халыклары: уртак бизәкләр, мәдәният, йола-гадәтләр, фольклор». 3. «Г.Родионов әсәрләрен сәнгатьле уку». 4. «Г. Родионов туып-үскән җирлектә көнкүреш аралашу теле, кием-салым, җыр һәм көйләрнең тарихи сакланышы».
Әлеге чарада якташларыбыз катнашты: Федотовкада туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәттә яшәп, иҗат итүче композитор, җырчы, шагыйрә Людмила Аланлы һәм Федотовка мәктәбе укытучысы, «Мирас» туган як музее җитәкчесе Александр Григорьев.
Людмила Аланлы Гәрәй Рәхим сүзләренә иҗат иткән җыр башкарган.
Федотовка мәктәбе укытучысы Александр Григорьев «Г. Родионов туып-үскән җирлектә көнкүреш аралашу теле, кием-салым, җыр һәм көйләрнең тарихи сакланышы» секциясендә фәнни эше белән чыгыш ясаган, шулай ук керәшен җыруын да әйткән.
Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Гәрәй Рәхимнең тууына быел 85 ел тула. 2021 елдан аның истәлегенә багышлап, Казанда конференция үткәрелә. Федотовка – Гәрәй Рәхимне биргән авыл. Әлбәттә, шушы авылдан әлеге мәртәбәле конференциядә язучының авылдашы катнашу – дәрәҗә, горурлык. Ярый әле, Федотовкадан Александр Семионович барган. Аның фәнни эше беренче урынга лаек була.
Александр Григорьев турында “Заман сулышы” газетының 10 апрель санында күләмле мәкаләне укый аласыз.
фотолар: Халыклар дуслыгы йортыннан. А. Григорьев тәкъдим итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев