Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Идел елгасын савыктыру өчен Татарстанда 1,6 миллиард сум юнәлдерелгән

Республикада 82% чистарту корылмасы тиешле нормалар таләбенә туры килми.

Быел Татарстан "Экология" милли проектының дүрт федераль проекты өстендә эш алып барды." Аларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан - 2,21 миллиард, республика бюджетыннан - 665 миллион сум акча тотылды,- диде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков журналистлар белән очрашуда.

- Сулыкларны саклау, читарту корылмалары төзү, элеккеләрен янә сафка бастыру - күп чыгымнар таләп иткән юнәлеш, республикада барлыгы 181 чистарту корылмасы бар, ел дәвамында сулыкларга китерелә торган зыян 650 миллион сумнан бәяләнә", диде ул.

Идел елгасына кырлардан, фермалардан, махсус  җиһазландырылмаган сәнәгать предприятиесе мәйданчыкларыннан пычрак агып төшә, Иделне  чистартып- сәләмәтләндерү өчен республикада, бер елда 1,6 миллион сум акча юнәлдерелгән.

//tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев